САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сарман» агрофирмасы механизаторы Руслан Әһелтдинов шәһәрдән кире авылга кайткан

Быел бөртекле культураларның уңышы яхшы чыкты. Узган ел белән чагыштырганда – аеруча.

Моңа вакытында явып калган яңгырлар да сәбәпче булгандыр. Ә менә чөгендергә килгәндә, ул бераз ваграк булыр дип көтелде, чөнки шул ук явым-төшемнәр аның өчен вакытында яумады. Ләкин тамыразык та начар булмады, ул да үзенең чыгышы белән сөендерә.
Әлбәттә, үзебезнең тырыш һәм уңган егетләребез дә моның өчен күп көч куялар. Шундыйларның берсе – Мортышбаш авылы егете Руслан Әһелтдинов. Ул «Сарман» агрофирмасында хезмәт куя.
- Чөгендер алу кампаниясендә икенче сезон катнашам. Аңа кадәр белгечлегем буенча – нефть чыгару өлкәсендә эшләдем. Әти-әни, үзләре авылда торгач, балаларын, ягъни безне, шәһәргә җибәрергә теләгәннәр иде, мине дә шунда калыр дип уйладылар. Тик минем авылга кайтасым килде. Кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы өлкәсендә кайнашкач, әти һәм абый белән техника янында йөргәч, монда тартты, - диде Руслан.
Тулырак язманы район газетасының 21 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев