Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы техникасы ремонты һәм аларны кышкы саклауга кую бара.
Хәзерге вакытта тырмалар ремонтлана, чәчкечләр һәм культиваторлар кышкы саклауга куела. Соңыннан ремонт чираты аларга да җитәчәк.
Кичә – 21 сентябрь көнне “Гостехнадзор” дәүләт учреждениесенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов белән район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация буенча консультанты Гөлүс Фәттахов ремонтчылар янында булдылар һәм эшләрнең барышы белән таныштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы
Нет комментариев