САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда урып-җыю эшләре башланды

14 июль көнне басу-кырларда тагын да кызу чор башланып китте.

Агрофирмаларда көзге урып-җыю эшләренә керештеләр. Иң беренчеләрдән булып уракка төшкән “Җәлил” агрофирмасы механизаторлары көзге бодай суктыралар. Уңыш гектарыннан 53 центнерны тәшкил итә. Дымлылык 18, 5 процент белән бәяләнә. “Туган як” агрофирмасында исә көзге вика суктыралар. Ул гектарыннан 10 центнер чыга, дымлылыгы – 14 процент.
Чәршәмбе көнне “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмаларында да уракка кереп киттеләр. Уңыш гектарыннан 53-45 центнерны тәшкил итә. 

- Алдагы елларга караганда, чыгыш яхшы. Техникалар төзек булып, һава торышы да уңайлы килеп, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Табыннарыбыз икмәкле, ил-көннәребез имин булса иде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев