Районда техниканы кышкы саклауга куюны һәм машина-трактор паркын техника ремонтына әзерләүне тикшерделәр
Быел кыш шактый соңарып килә. Декабрь ае җитсә дә, кар яварга охшамаган, ул прогнозларда да күренми.
Ә менә яңгыры җитәрлек булды. Шул сәбәпле, кайбер культураларны басулардан урып-җыю эше һаман да дәвам итә, шикәр чөгендерен алу да күптән түгел генә төгәлләнде. Үз чиратында, бу техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтына әзерләү буенча эшләрнең дә вакытын кичектерә.
Әлеге чара районда календарь буенча кышның беренче көнендә оештырылды. Эшләр барышы белән танышырга, механизаторлар белән фикер алышырга Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов та килгән иде. Ул махсус комиссияне җитәкләде. Альберт Шамил улын район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов та бар иде. Кышкы саклауга куюны һәм паркларны ремонтка әзерләүне тикшерү эшләрендә идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов тә катнаштылар.
Иң элек чарада катнашучылар «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясенә юл тоттылар. Гомумән алганда, анда һәм «Агрокөч-Сервис» җәмгыятенең Нөркәй участогы буенча филиалында барысы да тәртиптә иде. Шуннан комиссия вәкилләре Шәрләрәмә бүлекчәсенә кагылдылар.
«Сарман» агрофирмасының машина-трактор станциясендә дә техниканы кышкы саклауга куюга әзерлек бара иде. Җәлил участогында да эшчеләре турында кайгырталар.
– Бу трубкаларны полиэтилен белән капласагыз, яхшырак булмасмы? Кыш көне катарга мөмкин. Яңаны алуы да бик четерекле мәсьәлә бит, – диде Альберт Борһанов, капланмаган детальләргә күрсәтеп.
– Алай итеп караган идек, дым тарта. Бу – тагын да начаррак, – дип җавапладылар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
Районыбыз кунагы кышка әзерлек буенча канәгать булуын белдерде. Тик аны паркларда комбайннар санының аз булуы кызыксындырды. Монысына да җавап табылды – бер яктан, шул ук һава торышы эшләрне тоткарласа, икенчедән, ул урып-җыюны дәвам итәргә мөмкинлек тә бирә. Шулай итеп, комбайннарның күпчелеге әле дә басуларда эшли.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, агымдагы елда җиңүче булып «Нөркәй» агрофирмасы танылды. Ул мөмкин булган җитмеш баллдан алтмыш бишне җыя алды. Җиңүчедән ике генә баллга калышкан «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары икенче урынны бүлештеләр. Ремонтны уңышлы гына башкарып чыгуларын теләп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән язгы чәчү чорына кадәр саубуллашып торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев