САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Петр дәдәй уңыштан канәгать

“Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Петр Лукин комбайнчылар арасындагы ярышта чираттагы бишкөнлектә өченче номинациядә III урынны яулады.

Бу бишкөнлектә “Мега-360” комбайнында ул барлыгы 5439,75 центнер көзге бодай суктырды. Бу культура район басуларыннан гектарыннан уртача 53-54 центнер чыга. Петр Лукин уңыштан канәгать. Шунысын да әйтергә кирәк: ул игенчелек хезмәтендә – дүрт дистә елга якын!
- “Сибиряк” комбайнында эш башлаган идем. Аннан соң күп техника алыштырдым. Бүгенге көндә “Мега-360” комбайнын иярлим. Әлбәттә, заманча техника уңайлы да, рәхәт тә. Эшлисе килеп тора. Уңышның әйбәт булуы да – зур куаныч, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев