Чукмарлы авылында бер урамга ут баганасы утыртуны сорадылар
Җирлектә узган җыенга гадәттәгечә күргәзмә-сату оештырганнар иде.
Авыл фермерлары җитештергән продукцияләрдән каз, үрдәк, бройлер, сөт һәм сөт продукциясе, яшелчә, төрле кайнатмалар тәкъдим ителде. Файдалы үләннәрне киптереп, шифалы коллекция дә ясаганнар. Тегү, бәйләү, чигү осталарының кул эшләре дә игътибарны җәлеп итте. Җирлек батырларына, фидакарьләренә багышланган күргәзмә җитәкчеләрне аеруча кызыксындырды.
Җыенны җирлек башлыгы Илшат Һадиуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча ул үзе чыгыш ясады һәм узган ел җирлектә башкарылган эшләргә, быел башкарыласыларына исәп-хисап тотты. Икенче булып сүз “Сарман” агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Айдар Шәймәрдановка бирелде. Аннан участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов информациясе тыңланды. Сарман урманчылыгы урманчысы Айрат Вахитов табигатьне саклау таләпләренә тукталды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда башкарылган еллык эшләрне анализлады, алда торган бурычларны атады. Соңыннан авыл халкы үзен борчыган сорауларын бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев