Ләке халкы җирлек иминлеге өчен борчыла
“Күршегә кем, каян күченеп килгәнен дә белмибез бит. Аларны берәр ничек ачыклап булмыймыни?” – дигән сорау бирделәр җирлектә узган җыенда.
Әлеге сорау бер Ләке авылы халкын гына түгел, башка җирлекләрдә яшәүчеләрне дә борчый. Әмма җирле хакимиятнең дә, авыл җирлекләрендәге җитәкчеләрнең дә вәкаләтләрендә каралмаган бу мәсьәлә. Теге яки бу авылда яшәүче үз йортын теләгән кешегә сата ала, һәм бу бары тик миграция бүлегендә генә билгеле. Әлеге сорауга җавапны югарырак инстанцияләрдән эзләргә туры килә. Ә менә уяулыкны саклау, янәшә-тирәдә яшәүчеләргә, күченеп кайтучыларга игътибарлы булу һәркем өчен мөһим. Күп очракта килеп чыккан хәлләрдә кешенең битарафлыгы да зур роль уйный. Моны үз чыгышында участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов та ассызыклады.
Халык тормышы белән бәйле мәсьәләләр җыенда чыгыш ясаган җитәкчеләр чыгышында да чагылды. Иң беренче булып Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов авылларда башкарылан эшләр хакында сөйләде. Аннан “Нөркәй” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Рөстәм Розумбетов авыл хуҗалыгы уңышлары белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда башкарылган эшләрне, агымдагы елга планлаштырылганнарына тукталды. Соңыннан бүләкләүләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев