Читтән терлек кертү кагыйдәләрен һәм биоиминлек турында белү мөһим
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе республикада яшәүчеләргә читтән терлек кертү кагыйдәләре турында сөйләде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, терлекләрне читтән кертү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килешкәннән соң гына ярый. Терлекләрнең һәр партиясенә, 1 нче номерлы формадагы таныклыкны да кертеп, ветеринария документлары тутырылырга тиеш.
Алар кертелгәннән соң 30 көнлек карантин узарга тиеш. Хуҗалар, үз чиратында, хуҗалыкның биологик иминлеген тәэмин итәргә мәҗбүр: периметр буенча территорияне койма белән әйләндереп алырга, кергәндә транспортны дезинфекцияләүне оештырырга, шулай ук хезмәткәрләрне санитария пунктлары аша киемнәрен эшкәртеп һәм алыштырып үткәрергә кирәк. Терлекләрне тоту урыннарына чит кешеләрне кертү тыела.
Идарәдә шулай ук пастереллез – терлек һәм кошлар арасындагы югары дәрәҗәдә йогышлы авыру турында әйттеләр. Авыру предметлар һәм әйләнә-тирәлек белән контакт аша күчә һәм үпкә ялкынсынуы, ринит, артрит, конъюнктивит һәм диареяга китерергә мөмкин.
Инкубация чоры – 14 тәүлек, ә эре мөгезле терлекләрдә 90 көн тәшкил итә. Инфекциянең чыганагы авырулар да, тышкы яктан сәламәт хайваннар да булуы ихтимал.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Татарстан пастереллез буенча куркынычсыз санала. Шул ук вакытта, хайваннар яки кошларда авыру булуына шик туса да, кичекмәстән район ветеринария хезмәтләренә яки идарәнең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев