САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

Бөртеклеләрне урып-җыюда катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләүнең бүген чираттагысы узды.

Басу-кырларда хезмәт куючылар янында бу юлы Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы - якташыбыз Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов та булды, игенчеләрнең хәлләрен белешеп, бүләкләнүчеләрне уңышлары белән тәбрикләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплекслары начальнигы Илшат Вәлиев та изге теләкләрен җиткерделәр, җиңүчеләргә сертификат тапшырдылар. Яңа комбайннарда эшләүчеләр арасында өч призлы урын да "Нөркәй" агрофирмасы комбайнчыларында булды. Илнар Билалов, Руслан Әгъзәмов, Нәсим Гыйлманов акчалата бүләккә ия булдылар. Урчычлары 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр арасында нөркәйлеләр иң яхшылары булып танылдылар. Илнур Ибраhимов, Булат Исхаков, Рузил Сафинга да сертификат тапшырылды. Ургычлары 7 метр булган техника җиңүчесе дә "Нөркәй"дән иде. Булат Сафин да хезмәттәшләре янында сынатмады. 2-3 урыннарны "Сарман" агрофирмасыннан Алмир Сәхипзадин белән Динар Гыйльфанов бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев