Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле сәфәр кылды
Аның барышында ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Иң элек Марат Готович муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Очрашу исә Вахитов җитештерү комплексының көзге бодай басуында булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына бүгенге көнгә кыр эшләренең торышы белән таныштырды.
– 11000 гектарда пар җирләренә гәрчич чәчтек. Арпа чәчү- төгәлләнү алдында. 9300 гектарда планлаштырылган шикәр чөгендеренең 5300 гектары чәчелде. Бөртеклеләрне көнгә 3000 гектарда чәчү өчен техник мөмкинлекләребез бар, һава торышы гына әйбәт булсын, - диде ул.
Министр тукталган көзге бодай басуының торышына, анда башкарылган эшләргә югары бәя биреп, республикада шактый мәйданнарда уҗым культураларының зыян күрүен билгеләп үтте. Әлеге җирләргә өстәмә чыгымнар һәм хезмәт таләп ителүен әйтеп, бу яктан районның мәшәкате кимрәк булачагын ассызыклады.
– Бүген районда кыр эшләре тулы куәтенә бара. Барлык техника кырда. Эшегезгә карата бернинди дәгъва юк, - диде Марат Готович.- Сез республикада игенчелек культурасы алга киткән районнар рәтендә йөрисез. Матур эшләрегезне дәвам итегез. Узган елда 156 мең тонна ашлык җыелган икән, ел уңай килгәндә, 200 мең тоннасы да сезнең кулдан килә торган эш. Республиканы быел икмәкле итеп күрәсе килә. Анда сезнең өлеш зур буласына ышанам.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев