САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт авылы егете кечкенәдән комбайнга утырырга кызыккан

Районда 45858 гектардагы бөртекле культуралар җыелып беттеләр.

Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итте. Көзге бодай, борчак, солы планлаштырылганнан күбрәк җыеп алындылар. Әлбәттә, әлеге эшләр районыбызның тырыш егетләреннән башка мөмкин булмаслар иделәр. 
Шундый кыр батырларының берсе – Әлмәт авылы егете Айзат Фәсхетдинов. Ул 12 ел комбайн руле артында «Сарман» агрофирмасы басуларын гизә. 
– Зур техникага утырырга кечкенәдән кызыга идем. Әтием Әлфис тракторда эшләде, аңа утырып йөрдем. Комбайнда йөрергә үзем теләдем, – диде ул. 
Хәзерге вакытта Әлфис абый авыл фермасында терлекче булып эшли. Айзат исә, урып-җыю сезоны төгәлләнгәч, комбайннан тракторга күчә. Аның белән шикәр чөгендере чәчү, чөгендер җире эшкәртү, үлән чабу, сенаж ташу кебек эшләр башкара. Урып-җыю чорының соңгы бишкөнлекләренең берсе нәтиҗәләре буенча ул, тәҗрибәле хезмәттәшләре Ильмир Солтанов («Җәлил») белән Дамир Гайнуллиннан («Сарман») гына калышып, ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүче механизаторлар арасында өченче урынга лаек булды. 
– Әлбәттә, район җитәкчелеге тарафыннан сертификатка ия булу эшкә дәрт өсти, – диде тырыш механизатор. 
Тулырак язманы район газетасының 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев