Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел эше хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова терлекчелектә тугыз ай һәм өченче квартал нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр.
Унике номинация буенча утыз алты кеше акчалата бүләкләргә лаек булды. «Җәлил» агрофирмасыннан – ундүрт, «Сарман» һәм «Нөркәй» агрофирмаларыннан уникешәр терлекче һәм белгеч бүләкләнде.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.
Нет комментариев