Терлекчелек алдынгыларын район башлыгы бүләкләде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин терлекчелек буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү алдынгыларын бүләкләде.
Әлеге чарада аның белән бергә терлекчелек буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү алдынгыларын билгеләү буенча комиссия әгъзалары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарә консультанты Рәмилә Моратова да катнаштылар.
Агымдагы елның беренче кварталы алдынгылары дип түбәндәгеләр танылды:
“Иң яхшы сыер саву операторы” номинациясендә:
I урында – Гөлнара Заһирова, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Индира Баязитова, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
III урында – Раушания Гайнуллина, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы.
“Савым сыерлар көтүенең иң яхшы терлекчесе” номинациясендә:
I урында – Альбер Солтанов, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Мөнир Яхин, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
III урында – Рубис Ситдыйков, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы.
“Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә:
I урында – Людмила Нургалиева, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Ильмира Гарифуллина, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы;
III урында – Рәсимә Латыйпова, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы.
“Бозауларны юнәлешле үстерү буенча иң яхшы терлекче” номинациясендә:
I урында – Радик Габдрахманов, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Зәнфир Васиков, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы;
III урын – Фәнис Фәтхетдинов, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт товарлыклы фермасы.
“Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог” номинациясендә:
I урында – Людмила Гыймадиева, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы;
II урында – Фирая Сәлахова, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
III урын – Гөлназ Имамова, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт товарлыклы фермасы.
“Иң яхшы лаборант” номинациясендә:
I урында – Әлфия Гайнетдинова, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Ләйсирә Гобәева, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
III урында – Юлия Шәйдуллина, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы.
“Иң яхшы ветеринария хезмәткәре” номинациясендә:
I урында – Гөлсәрия Шәяхмәтова, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Фәнил Әхмәтшин, “Нөркәй” агрофирмасы, Карашай товарлыклы фермасы;
III урында - Сурайя Миңнеханова, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы.
“Товарлыклы-сөтчелек комплексы (товарлыклы-сөтчелек фермасы) начальнигы” номинациясендә:
I урында – Ильмир Сибгатуллин, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер товарлыклы-сөтчелек комплексы;
II урында – Регина Хафизова, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк товарлыклы-сөтчелек комплексы;
III урында – Рамил Шәйдуллин, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасы;
IV урында – Илсур Хәсәнов, “Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай товарлыклы-сөтчелек комплексы.
“Бозауларны юнәлешле үстерү буенча ферма мөдире” номинациясендә:
I урында – Салават Габидуллин, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт товарлыклы фермасы;
II урында – Фирая Мөхтәрова, “Нөркәй” агрофирмасы, Карашай товарлыклы фермасы;
III урында – Фәрит Шәйдуллин, “Нөркәй” агрофирмасы, Шәрләрәмә товарлыклы фермасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев