Саклаубаш бүлекчәсендә чәчүлекләрне тукландыруга керештеләр
Авыл хуҗалыгы

Саклаубаш бүлекчәсендә чәчүлекләрне тукландыруга керештеләр

Бүген “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе хезмәтчәннәре уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр.

  • Биредә бүген аммиак селитрасы көзге бодайның - 180, күпьеллык культураларның 210 гектарында кертелгән. Бүлекчә җитәкчесе Ирек Хәертдиновның хәбәр итүенә караганда, ашламаны барлыгы 1400 гектарда кертү планлаштырылган. Бу эшне 7 көндә төгәлләргә уйлыйлар.
     - Үсентеләр әйбәт кышладылар. Басу бүгенге көндә йөрерлек. Бары тик һава торышының уңай булуы гына кирәк, - ди бүлекчә җитәкчесе.
    Зөлфия Шәрипова язмасы, Гөлнара Бикбулатова фотолары
 

Нет комментариев