Районның алдынгы механизаторларына бәйрәм көнендә премияләр тапшырылды
Авыл хуҗалыгы

Районның алдынгы механизаторларына бәйрәм көнендә премияләр тапшырылды

Яз һәм Хезмәт бәйрәмен механизаторлар басу-кырларда каршыладылар.

Язгы кыр эшләре барышында алар арасында игълан ителгән ярышның чираттагы өчкөнлеге алдынгылары бүләкләнделәр дә. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов бүген алар янында басуларда булдылар һәм премияләр тапшырдылар.

Бүләкләү “Сарман” агрофирмасы басуларыннан башланды. Премия алучыларның күпчелеге  бу юлы да шушы агрофирмадан иде: премиягә җиде механизатор лаек булды. Шикәр чөгендере чәчүдә эшләүчеләр арасында өч урынны да сарманлылар – Айдар Рәхимов, Ринат Сәгъдәтов, Рәмдүс Фәретдинов алдылар. “Үзебезнең илдә чыгарылган трактоларда эшләүче иң яхшы механизатор” номинациясендә беренчелек – шулай ук “Сарман” агрофирмасыннан Нияз Тимерҗановта. Узган елгы кыр батыры булып танылган механизаторның быел да сынатмаска исәбе. Аның хезмәттәше Мәҗит Мәрданшин бу номинациядә өченче урын өчен бүләкләнде, ә икенче урын өчен премия “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Фәрит Гариповка тапшырылды. Чит ил торакторларында эшләүчеләр арасында беренче урынны “Сарман” агрофирмасының алдынгы механизаторы Дамир Гайнуллин алды. Икенче-өченче урыннарда – нөркәйлеләр  Сәлмән Шакиров белән Фәнзил Гайнетдинов. Бөртекле культуралар чәчүдә эшләүче механизаторлардан беренчелек өчен премиягә “Нөркәй” агрофирмасыннан Назыйф Галиуллин лаек булды. Икенче урында – “Сарман”нан Илшат Галиев, өченчедә  –“Нөркәй”дән Валентин Бормотин.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.


Нет комментариев