Районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә
Бүгенге көндә районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның чыгышы - шул хакта. - Терлек азыгы әзерләү өчен быелның җәе бик үк уңышлы башланмады. Дөрес, яңгырлы көз, карлы кыш һәм җылы яз барлык авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш...
Бүгенге көндә районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның чыгышы - шул хакта.
- Терлек азыгы әзерләү өчен быелның җәе бик үк уңышлы башланмады. Дөрес, яңгырлы көз, карлы кыш һәм җылы яз барлык авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу өчен уңайлы шартлар тудырган иде, әмма иң кирәк вакытта - апрель, май айларында, июнь башында яңгырларның булмавы нык кына комачаулады.
Район буенча терлек азыгы культуралары быел 16132 гектарда чәчелде. Бу - барлык сөрүлек җирләрнең 17 проценты. Шуның эченнән күпьеллык үләннәр - 7718, берьеллык үләннәр - 5303, кукуруз - 3111 гектарда. 5450 гектар күпьеллык һәм берьеллык үлән мәйданнарыннан - печән алу, ә 7571 гектардагы күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән - сенаж, 3111 гектардагы кукуруздан силос салу планлаштырылды. Быелгы җәйдә барлыгы 38 мең тонна, ягъни бер шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Печәнне - 12863 тонна, сенажны - 65177, силосны 66430 тонна әзерләү планлаштырылды. Болардан тыш, 17400 тонна салам әзерләү бурычы да куелды.
Югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү өчен дүрт звено төзелде. Кырларда барлыгы 12 чапкыч (6 сы - үзйөрешле "Мак Дон", 6 сы - әйләндергеч техника), 6 тырма, 5 - азык җыю комбайны (3 се - "Ягуар"), 15 - пресслагыч, 20 кибән куйгыч һәм төягеч техника эшли. Аларның эшкә әзерлеген июнь башында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күчмә комиссиясе тикшерде. "Нөркәй" агрофирмасы - I, "Сарман" һәм "Җәлил" - II, "Туган як" агрофирмасы III урынга лаек булды.
Районда терлек азыгы әзерләү уңышлы башланды - явып үткән яңгырлар җитәрлек күләмдә терлек азыгы культуралары әзерләү өмете бирде. Бүгенге көндә печән - 1200, ягъни планның унбер проценты күләмендә, сенаж - 14300 (31 процент), яфрак азык 28 тонна (59 процент) әзерләнде. Бу - бер шартлы терлеккә 4,6 центнер азык берәмлеге, дигән сүз. Район буенча күпьеллык үләннәр 5000 гектарда чабылды. Бу - барлык күләмнең 67 проценты.
Район оешмалары яфраказык әзерләүдә катнашалар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев