Районда көн саен 66,1 тонна сөт савыла
Район хуҗалыкларында көн саен 66,1 тонна сөт савыла һәм аның 59 тоннасы сатыла. Һәр сыердан уртача савыла торган сөт 12,9 килограмм тәшкил итә. Ә «Җәлил» агрофирмасында бу күрсәткеч - 16,5 килограмм. Биредә һәр көнне 14,5 тонна, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2500 килограммга артыграк, сөт савыла. Бүген бер сыердан...
Район хуҗалыкларында көн саен 66,1 тонна сөт савыла һәм аның 59 тоннасы сатыла. Һәр сыердан уртача савыла торган сөт 12,9 килограмм тәшкил итә. Ә «Җәлил» агрофирмасында бу күрсәткеч - 16,5 килограмм. Биредә һәр көнне 14,5 тонна, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2500 килограммга артыграк, сөт савыла. Бүген бер сыердан иң күп сөтне - 17,5 килограмм - агрофирманың Ләшәү Тамак фермасында савалар. Ферманың тәҗрибәле савымчысы Лилия Хәсәншина сыер саву операторларының Питрәч районыныда узган республика конкурсында да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев