Район игенчеләре уракка төште
Район игенчеләре уракка төштеләр: «Сарман» «Нөркәй», «Җәлил» агрофирмаларында көзге бодай суктыру башланды. 22 июльгә ул 700 гектарда ектырылды. Аның 100 гектары суктырылып, һәр гектардан алынган уртача уңыш 21 центнер тәшкил итте. Берочтан көзге чәчүгә җир әзерләнә, бу эш 12500 гектарда башкарылды. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 44600 тонна сенаж...
Район игенчеләре уракка төштеләр: «Сарман» «Нөркәй», «Җәлил» агрофирмаларында көзге бодай суктыру башланды. 22 июльгә ул 700 гектарда ектырылды. Аның 100 гектары суктырылып, һәр гектардан алынган уртача уңыш 21 центнер тәшкил итте. Берочтан көзге чәчүгә җир әзерләнә, бу эш 12500 гектарда башкарылды.
Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 44600 тонна сенаж салынды. Бу - планда каралганның 97 проценты, дигән сүз. Күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев