САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Райондашыбызның тырыш хезмәте аңа университетка керергә дә ярдәм иткән

Район басуларында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды.

Сарман егете Динар Гыйльфанов кебек уңган механизаторларның тырышлыгы да, әлбәттә, эзсез калмый. 
Ул 2017 елда Илдар Ардыхановның ярдәмчесе буларак комбайнда эшли башлый. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, Динар комбайн руле артына үзе утыра. 
– Эш ошап китте дә, үзенә тартты. Бабам Фоат КамАЗ машинасы белән бодай ташый иде. Кечкенәрәк чакта, аңа утырып йөрдем. Басуда зур-зур комбайннар күргән саен, үскәч, шуларда эшләргә кызыга идем, – ди ул. 
Быелдан башлап, яшь механизатор урып-җыю сезонында ике эшне бергә алып бара. Ул, төп вазифасы буларак, «Сарман» агрофирмасының механикалаштырылган отрядында бригадир хезмәтен башкара. Комбайннарның, агу сибүче һәм үлән чабучы тракторларның төзеклеге өчен җавап бирә ул. 
Аның турында тулырак район газетасының 13 сентябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев