Районда шикәр чөгендерен алуда катнашучыларны бүләкләүнең быел соңгысы узды
Район басуларыннан татлы тамырны казып бетерсәләр дә, заводка ташыйсысы шактый әле. Соңгы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләү, төрле сәбәпләр аркасында, кичектерелеп килгән иде. Ниһаять, дүшәмбе көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов белән алдынгыларны бүләкләргә чыктык.
Көнне кинәт суытып җибәргән төсле тоелды. Чыннан да, машинаның приборлар панеленә күз төшергән идем: һава температурасы 13 градус салкынны күрсәтә.
– Кары күбрәк яумады шул. Уҗымнарга да әйбәт булыр иде, кар катламы аларны үлемнән саклый, – дип сүз башлады Илнур Хәйдәр улы.
Иң элек без «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясенә юл тоттык. Анда безне Руслан Миңнемөхәммәтов белән Рәмис Латыйпов көтәләр иде. Алар чөгендер алучылар арасында беренче-икенче урыннарны алганнар.
– Киләсе очрашуларга кадәр, – дип озатып калдылар алар безне.
Икенче тукталыш Язикәү елгасы буенда булды. Анда тамыразыкны төяү эшләре бара иде. Төяүчеләр арасында беренче урынга лаек булган Рамил Салихов «Җәлил» агрофирмасына «командировка» вакытында күрсәткән тырышлыгы өчен бүләкләнде.
Маршрутның соңгы ноктасы Кәүҗияк авылы тирәсендәге басуда иде. «Ияләшмәгәч, бигрәк салкын», – дип каршы алдылар безне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Шулай да бүләкләр аларның күңелләрен җылытып җибәргән, күрәсең, шаяртып та алдылар. «Сарман» агрофирмасыннан Фәрхәт Салихов беренче төркемдә җиңү яулады. Чөгендер төяүчеләр арасында аның хезмәттәше Руслан Әһелтдинов икенче урында урнашты. «Җәлил» агрофирмасыннан Әзһәм Сәхәбиев шикәр чөгендерен алуда һәм эшкәртүдә катнашучы агрономнар арасында – беренче, «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Маликов икенче булдылар.
Хәзер исә булган чөгендерне югалтуларсыз заводка озату бурычы калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев