Мохтаровлар хуҗалыгы эшчәнлегенә җитәкчеләр дә югары бәя бирделәр
Карашай-Саклау авыл җирлеге мал асраучылары белән дан тота. Шуларның берсе – Гөлнур һәм Ренат Мохтаровлар хуҗалыгы.
Гаилә 2023 елда мини-ферма төзү өчен субсидия ала. Алар сөтчелек юнәлешендә эшләргә ниятлиләр.
– Электән үк өч-дүрт сыер тоткан чаклар да булды. 2018 елда яңа йортка күченгәч, сараен да җиткердек. Җирлек башлыгы Вероника Хөсниева шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга тәкъдим итте. «Барыбер күпләп мал тотасың, файдасын да күрерсең», – диде ул. Шулай итеп, тәвәккәлләп, эшне башлап җибәрдем, – диде үз исеменә шәхси хуҗалык булдырган Гөлнур ханым.
Хәзерге вакытта Мохтаровлар хуҗалыгында сигез баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның алтысы – савым сыерлар. Бозауларын сораучылар да бар икән. «Итне үзебезгә җитәрлек итеп кенә калдырабыз», – ди хуҗалык башлыгы. Сөт белән дә – шундый ук хәлләр. Аны Сармандагы комбинатка тапшыралар, җәйгелектә авылны дача урынына күрүчеләр һәм шәһәрдән кайтучылар да сөтне үз итәләр.
– Җылы вакытта кош-корт та асрыйбыз. Бройлер чебиләре, үрдәкләр алабыз. Тавык йомыркасы, кош ите сораучылар да шактый, – диде Гөлнур Мохтарова.
Әлбәттә, ферма эшләрендә гаиләсе дә булыша аңа, башкача мөмкин дә түгел. Тормыш иптәше Ренат белән улы Илмир, шәхси йөк машиналарында эшләсәләр дә, Гөлнур ханымга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Зилия дә, кайткан саен, әнисенә булыша.
– Аллаһка шөкер, дәүләт тә ярдәм итә – күптән түгел безгә саву аппараты тапшырдылар. Ул эшне күпкә җиңеләйтә. Ә үз техникабыз әлегә юк – печән-саламын да, бодаен да сатып алабыз, – диде язмабыз герое.
Татарстан Республикасы авыллары халкының эшлекле активлыгын күтәрү буенча оештырылган зона семинар-киңәшмәсе кысаларында республика һәм район җитәкчеләре Мохтаровларның шәхси хуҗалыгында да булдылар, эшнең яхшы оештырылганлыгын билгеләп үттеләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның «Шәһәргә китмәгәнгә үкенмисеңме?» дип соравына Гөлнур ханым: «Юк! Авылны яратам мин!» – дип җавап бирде.
– Җитәкчеләрдән уңай сүзләр ишеткәч, эшлисе килеп кенә тора, – дип тә өстәде ул.
Субсидияләү программасы буенча, аны алганнан соң, мини-ферма кимендә биш ел эшләргә тиеш. Мохтаровларның аны әле тагын өч ел дәвамында тормышка ашырасылары бар. Әлбәттә, алар бу сроктан соң да озак еллар гаилә эшен дәвам итәргә ниятлиләр. «Исәнлек-саулык кирәк», – диләр үзләре. Аларга җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев