Игенчеләрнең күңелен җыр белән күтәрәләр
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләрнең күңелен җыр белән күтәрәләр

.

Хәбәр иткәнебезчә, район басуларында кызу эш кайный – урып-җыю эшләре бара. Шул уңайдан бүген Җәлил мәдәният сарае агитбригадасының бер төркеме басуда игенчеләр янында булды, механизаторлар алдында чыгыш ясады. Аларга яраткан җырларын һәм көйләрен Сирена Гайсина, “Дуслык вокаль ансамбле, баянчы Ришат Якупов бүләк иттеләр, игенчеләргә мактаулы һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


Нет комментариев