«Җәлил» агрофирмасына – өч, «Нөркәй»гә алты призлы урын бирелде
Урып-җыю чорында алдынгы механизаторлар белән биш көн саен очрашып торуларга без күптәннән күнектек инде.
Тик кайчак табигать үз төзәтмәләрен кертә. Шул сәбәпле, мондый очрашулар арасында быел күбрәк вакыт үтә.
Алдынгыларны зурлау буенча чираттагы чара көзнең беренче көнендә үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов кыр хезмәтчәннәре белән күрешеп, бу юлы да хәл-әхвәл сораштылар, аларның эшләренә югары бәя бирделәр.
Маршрутның беренче ноктасы Яхшыбай авылы артындагы басуда булды. Анда «Җәлил» агрофирмасы механизаторлары язгы бодай урып-җыю белән мәшгуль иделәр. Илмир Солтанов икенче төркемдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Ленар Якупов белән Илфар Закиров беренче һәм өченче төркемнәрдә призлы өчлекне яптылар.
«Сарман» агрофирмасында да эшләр кызу темпта бара. Тик бу юлы аның хезмәтчәннәре призлы урыннарга ия була алмадылар. Яңгырлар туктабрак торсалар, алар да алдынгы күрсәткечләргә ирешерләр иде, дип ышанабыз. Явым-төшемнәрнең кайчан явачагының билгесез булуын күрше «Нөркәй»леләр дә ассызыкладылар.
– Кайвакыт өстән яңгыр явып тора, прогнозда аяз дип күрсәтә. Коры вакытта эшләп калырга тырышабыз инде, – диделәр агрофирма хезмәткәрләре.
Тырышлыклары сизелә: урып-җыюда иң күп алдынгы урыннар нәкъ менә «Нөркәй» агрофирмасында булып чыкты. Фәнис Гарипов белән Нәсим Гыйльманов беренче төркемнең иң өске «баскыч»ларында урнаштылар. Илнур Ибраһимов икенче төркемдә – икенче, Руслан Хәйруллин өченче булдылар. Өченче төркемдә исә Булат Сафин җиңүгә иреште. Икенче урында Рөстәм Һадиев урнашты.
– Әтисе (Саклаубаш урта мәктәбе директоры Алмаз Һадиев – авт.) белән эшнең җаен таптылар. Ике комбайнда баралар, берсе ватылса, тиз генә икенчесенең запас частьләрен куеп торалар да, эшне дәвам итәләр, – диделәр алар турында хезмәттәшләре.
Әйе, быелгы һава шартларында һәр мизгел кадерле. 4 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, районда урып-җыюның 52 проценты төгәлләнгән. Барлыгы 24314 гектардан 104644 тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Хәзерге вакытта барлык көчләр язгы бодайны суктыруга юнәлдерелгән. Ул 5743 гектардан 18367 тонна урып-җыелган. Бу планга карата 41,2 процентны тәшкил итә. Бер гектардан уртача 31,9 центнер уңыш чыга.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев