САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы чөгендерчеләргә сертификат тапшырылды

Биш көн саен чөгендер алуда тырыш хезмәт куйган кыр батырларын да бүләклиләр.

Чираттагы хөрмәтләү чарасында республика җитәкчелеге дә катнашты. ТРда Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, алдынгыларны тәбрикләп, акчалата бүләк тапшырдылар. Чөгендер алуда хезмәт куйганнар арасында 1-2 урыннарны "Сарман" агрофирмасы механизаторлары алдылар. Фәрхәт Салихов, Ирек Нурисламов 3 hәм 2 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Өченче урынны алган Илсур Ильясов 1 меңлек сертификат алды. Икенче төркем - төягечләрдә эшләүчеләр арасында да җиңү "Сарман"лыларга елмайды. Руслан Әhелтдинов беренче булды. "Нөркәй"дән Рамил Салихов, "Җәлил" агрофирмасыннан Равил Абдуллин да бүләккә ия булдылар. Агрономнар арасында Рафис Гайсин ("Нөркәй"), Булат Вәлиев ("Җәлил"), Рамил Шакирҗанов ("Сарман") бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев