САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

2026 елда Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак

2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы көрәш һәм урман культуралары буенча эшләр өчен 12 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сатып алыначак техника исемлегенә УАЗ-390945 базасында урман патруле өчен 4 кече комплекс, 4 "Беларус" МУЛ-82.1 универсаль урман машинасы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны керә. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 26,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

"Урман патруле өчен кече комплекслар патрульлек итү, янгын сүндерү җиһазларын җиткерү, шулай ук янгын чыккан урыннарны сүндерү өчен кулланылачак. "Беларус" тракторлары исә урман культуралары өчен туфрак әзерләү, агротехник тәрбияләү эшләре һәм башка урман хуҗалыгы чараларын үткәрүдә алыштыргысыз ярдәмче булачак", – дип аңлатты Нияз Имамиев.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика территориясенең дүрттән бер өлешен урманнар били. Монда ел саен 4,5–5 мең гектар җирдә урманнарны торгызу буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Шул ук вакытта урман культураларының үсеп китүчәнлеге тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә – 85 проценттан артып тора. Соңгы өч елда контрольне көчәйтү нәтиҗәсендә урман законнарын бозу очраклары 15 процентка, ә законсыз агач кисү саны 27 процентка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев