Якташларыбыз Алинә һәм Азат Кәримовлар өйдә тәмле ризыклар пешереп, ял итәләр хәзергә +ВИДЕО
АШ-СУ

Якташларыбыз Алинә һәм Азат Кәримовлар өйдә тәмле ризыклар пешереп, ял итәләр хәзергә +ВИДЕО

Үзизоляция чорында райондашларыбыз Алинә һәм Азат Кәримовлар да өйдә, яраткан эшләре белән мәшгуль.

- Һәрнәрсәнең уңай ягын күрергә кирәк, хөрмәтле дуслар. Азат та өйдә, ул миңа булыша, - ди Алинә.
Өйдә чагында рәхәтләнеп ял итәргә, китап укырга, кинофильмнар карарга, тәмле ризыклар әзерләргә, өйдә эшләргә тәкъдим итәләр җырчылар.
- Кеше гомере белән уйнарга ярамый. Җәмәгатьчелек каршында җаваплылык дигән нәрсәне онытмыйк, - ди Азат.

Альбина Сабирова язмасы.


 

#өйдәкалыгыз
#үзегезнеһәмякыннарыгызнысаклагыз


Нет комментариев