Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Ялкаулар бәлеше
Бүген дүшәмбе - " авыр көн" буларак берни эшлисе килми. Шуңа сезгә "Ялкаулар бәлеше" тәкъдим итәбез, дуслар. Якыннарыгызны, гаиләгезне тәмле ризык белән сыйлагыз.
Камыр:
4 аш кашыгы майонез
тәменчә тоз
ике йомырка
1 стакан он (коймак камыры кебек куелык)
Эчлек:
500гр.фарш
суган
2-3 бәрәңге
тәмләткечләр,тоз
Эш барышы: Он,майонез,тозны коймак камыры куелыгында болгатабыз. Майланган табага камырның яртысын салабыз. Камыр өстенә,фарш белән кыргычта уылган бәрәңгене,калган камырны эчлек өстенә салабыз. 30-45 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев