САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Райондашларга тәмле «Совет пломбиры» рецепты тәкъдим итәбез

Хәзерге кызу вакытта туңдырма аеруча популяр ризыкка әверелә. Аны үзең дә ясап була. Сезгә совет пломбиры рецептын тәкъдим итәбез. Тәме – нәкъ балачактагы сыман.

Кирәк булалар: 33 процент майлылык белән каймак — 350 миллилитр, сөт — 250 миллилитр, шикәр — 100 грамм, йомырка сарысы — өч данә, ванилин —
тәм буенча.

Йомырка сарыларын шикәр һәм ванилин белән уыгыз. Сөтне кайнатып чыгарыгыз һәм уттан алыгыз. Аңа әкрен генә килеп чыккан массаны салыгыз, болгатыгыз. Иң әкрен утка куегыз һәм куерганчы күпертегез. Кайнатмагыз! Массаны бүлмә температурасына кадәр суытыгыз.

Суынган каймакны ныгыганчы күпертегез. Суынган сөт һәм йомырка сарысы массасын кушыгыз. Яхшылап болгатыгыз.

Формаларга салыгыз, суыткыч камерасына куегыз. Бер сәгатьтән алыгыз, миксер белән болгатыгыз һәм туңдырманы тулысынча катканчы суыткычта тотыгыз.


Суынгач, совет пломбирын табынга бирергә була. Туңдырманы үзегезгә ошаганча бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев