Консервланган яшел борчак рецепты
Исмегөл Зәйнуллинадан яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.
1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе.
Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.
Борчакны стерильләштерелгән банкага тутырырга, яңа гына кайнап чыккан маринад һәм 1 бал калагы аш серкәсе салып, тимер капкач белән капларга кирәк.
Банкаларны әйләндереп суынганчыга кадәр төреп куярга.
Тәмле булсын!
Чыганак: https://intertat.tatar/ash-su/konservlangan-yashel-borchak-retsepty/
Фото: https://www.instagram.com/p/B0K31AwoDT9/?igshid=dl8qhvnuwwpv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев