Ишетмәгән булсагыз, тыңлагыз, хөрмәтле дуслар. Ул Гүзәл Уразова оештырган бәйгедә катнаша. Анда җиңүче 13 февраль көнне зур сәхнәдә җырчының үзе белән дуэт башкарачак.
Җыр-моңга гашыйклыгы Илмирга әтисеннән күчкәндер. Оста гармунчы, җырчы, мәдәният хезмәткәре Фәнис Саматовны сарманлылар яхшы хәтерлидер. Илмир бүгенге көндә Казанда яши, гаиләле, тормыш иптәше белән бер кыз үстерәләр. Яраткан шөгыле – җыр, гитарада уйнау, спорт белән дә мавыга. Тормыш девизы: “Сәламәт яшәүнең төп нигезе – дөрес туклану”. Шуңа бу юнәлеш буенча консультацияләр дә бирә ала. Сәламәтлеккә игътибары, мөгаен, әнисе Рузилә тәрбияседер.
- Дөрес туклану турыдан-туры сәламәтлеккә, яшәешкә зур йогынты ясый. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Яшәгән гомеремдә әйләнә-тирәдәгеләргә гел яхшылык кына кылып, файдалы һәм кирәкле булып, Аллаһы Тәгалә кушканча яши алсам иде, - дип тели.
Кичә Илмир туган көнен дә билгеләп үтте. Без аны истәлекле көне белән тәбрик итәбез, гаилә бәхете, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.
Альбина Сабирова язмасы.
Нет комментариев