САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Исерекләр суд каршына басалар

.

Юлларда руль артына исерек хәлдә утыручылар булып кына тора. Август аена чыккач кына да, машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан тоткарланган Мәхмүтов Э.ның эше каралды. Хокук бозучы судка килмәде. 

 Ул 1,7 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Шушындый ук хокук бозган өчен, Степанов В. транспорт йөртү таныклыгыннан 1,6 елга мәхрүм ителде. Шулай ук аңа да 30 мең сум күләмендә штраф салынды.

 Язма Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев