САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял паркына Нәүрүзбикә килде

23 март көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында халкыбызның милли бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде.
- Бәйрәм бик күңелле үтте. "Язлар белән җиргә Нәүрүз килә" дип исемләнгән театраль тамаша "Игәнә" халык фольклор ансамбле, "Идел" бию төркеме, аерым җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кече футбол ярышы, төрле кызыклы уеннар үткәрелде, борынгы йола - игеннәр мул, тук булсын өчен, йомырка тәгәрәтелде. Кунаклар кайнар коймак, ботка белән сыйландылар, җыр-биюләрдә катнаштылар, - дип хәбәр иттеләр район мәдәният йортыннан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X