Татарстан халкына чын кышкы һава торышына әзерләнергә вакыт.
Метеорологлар хәбәр итүенчә, 2026 елның беренче ае еш яуган карлары белән истә калачак. Гидрометцентр белгечләре явым-төшемнәрнең нормадан артыграк булачагын фаразлыйлар.
Һава торышына килгәндә, гыйнвар артык каты суыклары белән куркытмас: республикада уртача температура: -11°C тирәсе (бу күпьеллык нормага туры килә) көтелә.
Кыскасы, алда безне ап-ак карлы һәм саф һавада уйнар өчен кулай булган гыйнвар ае көтә.
Нет комментариев