Җәмгыять

Татарстанда интернет-җинаятьләрнең 25 проценты ачыла

2026 елның сигез аенда Татарстанда 10,5 мең IT-җинаять теркәлгән — бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 42 процентка азрак (ул чакта 18 меңнән артык иде). Шул ук вакытта аларның 25 проценты ачыкланган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Прокуратурасының эчке эшләр органнарында тикшерүне күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов хәбәр итте.

2026 елда челтәрдә теркәлгән җинаятьләр статистикасы:

  • Мошенниклык: 5,5 меңнән артык очрак;
  • Урлашулар: 1,5 меңнән артык очрак;
  • Компьютер мәгълүматына законсыз үтеп керү: 783 факт.

Алмаз Фәттахов билгеләп үткәнчә, гомуми уңай динамикага карамастан, җинаятьчеләр хәзерге вазгыятькә тиз җайлашалар һәм кешеләрне уйлап чыгарылган ташламалар, файдалы тәкъдимнәр белән кызыктырып алдыйлар.

Мисал өчен, шуңа охшаш очрак Түбән Камада теркәлгән. Арзан бәягә бензин тәкъдим иткән реклама белдерүен күреп алучы ир-ат күрсәтелгән сылтама буенча күчкән. Сайт ачылу белән аның смартфонына вируслы программа урнаштырылган. Берникадәр вакыттан соң ир-атның банк картасыннан 120 мең сум акчаны яшерен рәвештә салдырып алганнар.

Хокук саклау органнары искәртеп үтә: билгесез программаларны куймагыз һәм шикле арзан товар яки хезмәт вәгъдә иткән реклама сылтамаларына басмагыз.


Нет комментариев