Райондашыбыз – марафончы Фәнис Фәретдинов кросс буенча Яр Чаллыда узган Татарстан Чемпионатында катнашты.
1960-1964 елгы ир-атлар арасында, 10 чакрым дистанцияне 48 минут 28 секундта узып, ул икенче урынны яулаган. Марафонда 200 йөгерешче катнашкан.

- Чемпионат текә менү-төшү юллары булган трассада Кама елгасы буендагы паркта үткәрелде. Җиңүчеләрне Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина бүләкләде, - диде Фәнис Илгизәр улы.
Райондашыбызга киләчәктә дә рух ныклыгы, зур җиңүләр телибез.

Нет комментариев