САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәп укытучылары "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона этабында катнаштылар

Без - беренче санлы Җәлил мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, конкурсның район этабы җиңүчесе Илсөяр Дәүләтова, 30 елдан артык гомерен балаларга "фәннәр патшасы" булган математиканы укытуга багышлаган Сарман гимназиясе укытучысы Гөлгенә Гыйльфанова һәм мин "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона этабында катнаштык. Бәйге 17-18 март көннәрендә Алабуга шәһәренең тугызынчы санлы мәктәбендә үткәрелде....

Без - беренче санлы Җәлил мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, конкурсның район этабы җиңүчесе Илсөяр Дәүләтова, 30 елдан артык гомерен балаларга "фәннәр патшасы" булган математиканы укытуга багышлаган Сарман гимназиясе укытучысы Гөлгенә Гыйльфанова һәм мин "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона этабында катнаштык. Бәйге 17-18 март көннәрендә Алабуга шәһәренең тугызынчы санлы мәктәбендә үткәрелде. Түбән Кама, Зәй, Сарман, Алабуга, Мамадыш районнарыннан килгән 15 укытучы ике көн буе дәрес, аңа үзанализ ясау, мастер-класслар бирү осталыгында көч сынаштылар. 44 класс-комплектта 1087 укучы белем алган мәктәптә конкурсантларга эшләү мөмкинлеге тудыру, барысын күреп, алдан җайлап һәм әзерләп кую җиңел булмагандыр. Безгә, шушы хезмәтнең әҗерен күрүчеләргә, бик уңайлы һәм тыныч булды.

Ландыш Шәйдуллина, икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев