САРМАН
  • Рус Тат
  • 19 март 2014 яңалыклары

    • 19 март 2014 - 12:51
      Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концерты үткәреләчәк
      21 март көнне Сарман мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" V район бәйгесенең гала-концерты була. Ул 17:30 сәгатьтә башлана. Шулай ук укыгыз: Александровкада "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең чираттагы этабы үтте
      613
      0
      0
    • 19 март 2014 - 12:27
      Сарманның "Старт" хоккей командасы "Татнефть" җәмгыяте кубогына ярышларның финал этабына үтте
      18 мартта Әлмәт шәһәрендә үсмерләр арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына хоккей ярышларының финал этабы башланды. Анда үз дивизионнарында җиңгән алты команда чыкты: Сарманнан "Старт", Лениногорсктан "Сокол", Бөгелмәдән "Нефтяник", Түбән Камадан "Сокол", Әлмәттән "Ракета" һәм "Искра" командалары. 2013-2014 елгы сезонның нәтиҗәләре 21 мартта билгеле булачак. Шулай ук укыгыз: "Татнефть ААҖ кубогына ярышлар...
      807
      0
      0
    • 19 март 2014 - 12:06
      Сарманда халыкны юридик сораулар буенча кабул итәчәкләр
      21 мартта "Россия юристлары ассоциациясе" җәмгыяте игълан иткән Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Аның кысаларында Сарманда да халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итү 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр "Сарман" кинотеатрының икенче этажында урнашкан Конференц-залда үткәреләчәк.
      562
      0
      0
    • 19 март 2014 - 11:30
      Александровкада "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең чираттагы этабы үтте
      18 мартта "Җырлы балачак илендә" V район җыр бәйгесенең 3 зона этабы Александровка авылы мәдәният йортында уздырылды. Анда Сарайлы, Куҗак, Минзәләбаш, Түбән Ләшәү, Иске Кәшер, Яхшыбай, Урта Кәшер, Баткак, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Күтәмәле авылларыннан балалар катнаштылар. Тулырак фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында. Шулай ук укыгыз: Мортыштамакта "Җырлы балачак...
      493
      0
      0
    • 19 март 2014 - 11:11
      Яр Чаллы-Сарман юлындагы һәлакәт фаҗигага китерде
      19 мартта 11:00 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 47 нче километрында ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы як юлга чыга һәм МАЗ автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе шундук вафат була, аның пассажирлары Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә...
      464
      0
      0
    • 19 март 2014 - 10:47
      Сарманлылар һава фонарьлары очырта алмаячаклар
      Март башыннан Россиянең барлык шәһәр һәм авылларында, урман яннарында һава фонарьлары очырту тыела. Әлеге утлы шарчык еш кына янгыннарга китерә. Шуның сәбәпле, яңа кагыйдәләр буенча, һава фонарьларын шәһәр һәм авыл җирлекләреннән читтә, урманнан ким дигәндә 100 метр ераклыкта җилсез вакытта гына очыртырга ярый. Кагыйдәләр үтәлмәгәндә гражданнарга 1-1,5 мең сум, вазыйфаи...
      452
      0
      0
    • 19 март 2014 - 10:00
      Сарманлылар Кырымдагы милләттәшләребезгә ярдәмгә киләләр
      Ук­ра­и­на­да­гы хәл­ләр төр­ле ке­ше­дә төр­ле фи­кер­ләр ту­ды­ра. Ме­нә Кы­рым­ның Рос­си­я­гә ку­шы­лу мәсь­ә­лә­се ку­ел­ган ре­фе­рен­дум­ны да, ба­сым ас­тын­да үт­кә­рел­гән, ди­яр­гә те­ләү­че­ләр та­бы­ла. Тик ха­лы­ка­ра кү­зә­тү­че­ләр бу уңай­дан ан­да бер­нин­ди хо­кук бо­зу­лар бул­ма­вын әй­тә. Референдумда катнашучыларның 96,77 проценты Кырымның Россиягә кушылуын хуплап тавыш биргән. Дөнья хәл­лә­ре, сә­я­сәт бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар бу ту­ры­да­гы тап­шы­ру­лар­ны...
      492
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:01
      Сарман районы мәктәп укытучылары "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона этабында катнаштылар
      Без - беренче санлы Җәлил мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, конкурсның район этабы җиңүчесе Илсөяр Дәүләтова, 30 елдан артык гомерен балаларга "фәннәр патшасы" булган математиканы укытуга багышлаган Сарман гимназиясе укытучысы Гөлгенә Гыйльфанова һәм мин "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона этабында катнаштык. Бәйге 17-18 март көннәрендә Алабуга шәһәренең тугызынчы санлы мәктәбендә үткәрелде....
      474
      0
      0
    • 19 март 2014 - 07:44
      Мортыштамакта фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынды
      Узган атнада Мортыштамак авылында республика программасы буенча төзеләчәк фельдшер-акушерлык пунктына нигез салу төгәлләнде. "Инде материалларга заказ бирелде, алар кайтуга, бинасын салуга керешәчәкбез", - диде авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. Фельдшер-акушерлык пунктын быел ук файдалануга тапшыру күздә тотыла. Республика программасы буенча Петровка Завод авылында да фельдшер-акушерлык пункты төзү планга кертелгән иде....
      685
      0
      0
    • 19 март 2014 - 06:55
      Сарман районы мәктәпләре укучылары үзләрен сынап карыйлар
      Бүген Сарман урта һәм беренче санлы Җәлил мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфлар өчен сынау дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм унберенче сыйныфлар өчен сынау бердәм дәүләт имтиханы үтә. Тугызынчы сыйныфлар рус теле һәм математика буенча үзләрен сынап карасалар, унберенче сыйныфлар үзләре сайлаган имтиханны биреп карыйлар. - Сарман урта мәктәбендә, шушы мәктәп укучыларыннан тыш, Сарман...
      417
      0
      0
    • 19 март 2014 - 05:23
      Сарманлылар ит һәм сөт продуктларына кагылышлы регламентка төрле карашта
      1 май­дан авыл ке­ше­се­нең, тө­гәл­рә­ге, ит-сөт бе­лән са­ту итәр­гә те­ләү­че­ләр­нең мә­шә­кать­лә­ре ар­тыр­га то­ра: шу­шы да­та­дан ит һәм сөт про­дукт­ла­ры­ның кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ту­рын­да­гы тех­ник рег­ла­мент­лар үз көч­лә­ре­нә ке­рә. Алар­ны Ев­ра­зия икъ­ти­са­ди ко­мис­си­я­се рас­ла­ды. Әле­ге ко­мис­си­я­нең ка­рар­ла­ры Та­мож­ня бер­ле­ге ил­лә­ре тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә мәҗ­бү­ри үтә­лер­гә ти­еш. Ә без, бел­гә­не­без­чә, шул бер­лек­тә. Бу тех­ник рег­ла­мент­лар нәр­сә­ләр­не...
      705
      0
      0
    Реклама