САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды

5 февральда Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен "Гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен тапшыру мөмкинлегенең нигезе буларак, медиатив технологияләр кертү" дип исемләнгән семинар булды. Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗиганы искә алсак, семинар бүгенге көнгә аваздаш теманы күтәрде. Аңа Сарман һәм Мөслим районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде. Алар алдында Түбән Новгород Дәүләт лингвистика...

5 февральда Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен "Гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен тапшыру мөмкинлегенең нигезе буларак, медиатив технологияләр кертү" дип исемләнгән семинар булды. Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗиганы искә алсак, семинар бүгенге көнгә аваздаш теманы күтәрде. Аңа Сарман һәм Мөслим районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде. Алар алдында Түбән Новгород Дәүләт лингвистика университетының Яр Чаллы филиалы укытучысы Татьяна Галич, кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Сарман районындагы ярдәмчесе Гөлназ Шәяхмәтова, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе инспекторы Фәрит Алиуллин, психологлар чыгыш ясадылар. Семинарда катнашучылар балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, ачык класс сәгатьләрендә булдылар, гимназия психологы Венера Галәлиева конфликтсыз аралашу темасына тренинг-дәрес үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев