САРМАН
  • Рус Тат
  • 7 февраль 2014 яңалыклары

    • 7 февраль 2014 - 12:51
      Сарман районы игезәкләренә тавыш бирү башлана
      Хөрмәтле дуслар! Бүгеннән безнең "Иң матур игезәкләр" конкурсы ябык дип игълан ителә. Безнең конкурста төрле яшьтәге унбиш игезәк пар катнашты. Тавыш бирү өч төркемдә дүшәмбегә кадәр (10 февраль) барачак. Тавыш бирүнең беренче өлеше Тавыш бирүнең икенче өлеше Тавыш бирүнең өченче өлеше
      495
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 10:33
      Хәтта Олимпиада да сарманлылардан башка үтми
      Бүген Сочида 20 сәгать 14 минутта XXII кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы башлана. Уеннар үтәчәк урынны Россия Президенты Владимир Путин үзе сайлап алды. Анда эшләү өчен төрле регионнардан волонтерлар җәлеп ителде. Ике мең ярымнан артык татарстанлы инде күптән үз эшен башлады. Алар арасында полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар...
      550
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 08:09
      Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды
      5 февральда Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен "Гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен тапшыру мөмкинлегенең нигезе буларак, медиатив технологияләр кертү" дип исемләнгән семинар булды. Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗиганы искә алсак, семинар бүгенге көнгә аваздаш теманы күтәрде. Аңа Сарман һәм Мөслим районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде. Алар алдында Түбән Новгород Дәүләт лингвистика...
      681
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 06:39
      Сарманлылар Олимпиаданы зарыгып көтәләр
      Кадерле дуслар! Бүген бөтен дөнья түземсезләнеп көткән Кышкы Олимпия уеннары-2014 башланачак. Белгәнегезчә, ул Россиянең Сочи шәһәрендә узачак. Олимпиада ачылу тантанасының турыдан-туры трансляциясен 20:14 сәгатьтә "Первый" һәм "Россия 1" каналларыннан карый аласыз.
      453
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 03:59
      Сарман районын салкыннар биләп алды
      Салкын һава Сарман районында, ким дигәндә, ун көнләп тора инде. Кайбер көннәрне температура -40 градустан да түбәнрәк булды. Мәсәлән, бүген кайбер урыннарда -42 градус күрсәтә. Бу суыклар кайчан бетәр дисезме? Иң яхшысы, үзегез карагыз.
      451
      0
      0
    Реклама