САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Прививка ясатмаган студентларны өйдән укуга күчерергә тәкъдим итәләр

Моннан тыш ведомство вузларга прививка ясаткан студентлар өчен сессияне прививка ясатмаганнардан аерым үткәрергә киңәш иткән.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, үзләренә вакцинация узарга яраса да, аны узмаган студентларны “удаленка”га күчерү кулай булачак, дип саный. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Министрлык рекомендацияләрендә иммунитетлы студентлар өчен дәресләрне гадәттәгечә – уку йорты бинасында уздыру күздә тотылган.

Моннан тыш ведомство вузларга прививка ясаткан студентлар өчен сессияне прививка ясатмаганнардан аерым үткәрергә киңәш иткән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханнар вакытында COVID-19 инфекциясен кисәтү, шулай ук бүлмәдә утыручы студентлар санын киметү зарурилыгын искә төшергән.

Реклама

Уку йортларына шулай ук тулай торакка урнашканда COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатканлыкка белешмә сорау тәкъдим ителә. Моннан тыш югары уку йортларының бу биналарга керүгә чикләүләрне үзләре дә билгели алачагы күздә тотыла.

Моңа кадәр мәгариф һәм фән министры Россиядә чит илләрдән килеп укучы студентларга мәҗбүри вакцинация узу таләбе куелмаганлыгын, әмма, теләкләре һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полислары булганда, аларның прививка ясата алулары турында белдерде.

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X