САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп автобуслары яңа уку елына “әзерләнәләр”

.

Яңа уку елы башланырга егерме көн вакыт калып бара. Аңа укучылар да, укытучылар да әзерләнә башладылар инде. Мәктәпләрдә дә төзекләндерү, чистарту, территорияләрне тәртипкә китерү эшләре төгәлләнеп килә. Районда укучыларны мәктәпләргә йөртүче автобусларның да төзеклеген тикшерәләр. Шушы көннәрдә 15 автобуска ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан техник күзәтү үткәрелде. 
- Балалар иминлеге – иң мөһиме. Аларның юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен тәэмин итү беренчел бурычларыбыз рәтенә керә. Мәктәп автобусларының төзеклеге ныклап тикшерелде, - диде район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айдар Хаҗиев.

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев