Район укытучыларының хезмәт хаклары артачак
Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак. Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. «Шуның 2,4 миллиарды - укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», - диелә әлеге документта. Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү...
Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак.
Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды.
«Шуның 2,4 миллиарды - укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», - диелә әлеге документта.
Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү кысаларында бүленә.
материал: https://vk.com/atannary
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев