1 декабрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төн, тыныч йокы, тәмле, татлы төшләр барыгызга да, иртәгә "хәерле иртә"дә очрашканга кадәр
фото һәм язма https://vk.com/public147862424 алынды.
-
Кәүҗияк мәктәбендә "Без СПИДка каршы"дигән класс сәгате үтте.
-
Авыл җирлекләрендә Мәүлед көне билгеләп үтелде
Кичә, 30 ноябрь көнне, авыл җирлекләрендә Мәүлед көне билгеләп үтелде. "Мәүлед" - туу дигән сүз. Ул - Мөхәммәд г.с.нең туган көне. Мөхәммәд пәйгамбәр - тугры, якты юл күрсәтүче, матурлыкны танытучы. Мөхәммәд пәйгамбәрнең өйрәткән дине "ислам" дип атала. Ләшәү Тамак, Кәүҗияк, Александровка авыл җирлекләрендә өлкәннәр аны мәчетләрдә зурлап үткәрделәр, намаз укыдылар,...
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә “СПИД- ХХI гасыр бәласе” дигән темага класс сәгате үтте
1 нче декабрь көнне, А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә, "СПИД- ХХI гасыр бәласе" дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; статистик мәгълүматлар белән танышу; ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү. СПИД сүзе "синдром...
-
Шәрләрәмә өлкәннәре хөрмәтләнә
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Инвалидлар декадасын башладылар. Кичә җирлектәге өлкәннәрнең өйләренә барып, хәлләрен белешеп, тәмле күчтәнәчләр калдырып кайттылар. Бүген исә Җәлил интернат-йортында яшәүче якташлары янына кунакка бардылар.
-
Райондашларга кызыклы булыр: декабрьдә нәрсә кыйммәтләнә?
Яңа ел якынлашкан саен, кибетләрдә азык-төлек кыйммәтләнә. «ФинЭкспертиза» компаниясе аналитиклары фаразлаганча, быел декабрьдә кыяр, помидор, күкәй, бәрәңге, алма сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Ә менә казылык, балык, эчемлекләрнең хаклары әллә ни үзгәрмәс дип көтелә. Әфлисун исә, киресенчә, соңгы биш елда 2 процентка арзанайган икән. фото һәм материал https://vk.com/atannary алынды.
-
Җәлил интернат-йортында якташлар очрашуы үткәрелде
Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бүген, 1 декабрь көнне, ункөнлек кысаларында Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында якташлар очрашуы үткәрелде. Инвалидлар яшәгән җирлекләрдән җирлек башлыклары, ветераннар оешмалары рәисләре интернат-йортта булдылар, якташларының хәлләрен белештеләр, аларга күчтәнәч һәм бүләкләр, туган як, авылдашлары сәламнәрен җиткерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова,...
-
Карашай Саклау авылында "Игелек кыл" акциясенә старт бирелде
Карашай Саклау авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы "Игелек кыл" девизы астында үтә. Аңа иң беренче булып, Гүзәл Кәрәмиева кушылды. Ул мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына "Айсылу" исемле татар фильмын бушлай күрсәтүне оештырды. Кинофильм караганнан соң, мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәрне тәмле бәлеш белән сыйланырга табынга чакырдылар. Җирлек депутатлары аларга күчтәнәчләр өләштеләр. Материалны әзерләде Альбина...
-
Яраткан сарманлыларыбызга "Ачык ит пирогы" тәкъдим итәбез. Төшке ашларыгвз тәмле булсын, дуслар
Ачык ит пирогы. Кирәк булачак: Камыр өчен: -200 гр.бәрәңге; -1 ст.он; -1 йомырка; -50 гр. ак май; -тәменчә тоз Эчлек: -400 гр.иттарткычтан чыккан ит; -1 суган; -150-200 гр.кәбестә; -2 йомырка; -2 помидор; -100 гр.сыр; -тоз; Әзерләнү: Бәрәңгене пешерергә куябыз. Эчлек әзерли башлыйбыз: -кәбестәне су салып 5-10 минут пешереп алабыз; -аерым...
-
Район укытучыларының хезмәт хаклары артачак
Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак. Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. «Шуның 2,4 миллиарды - укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», - диелә әлеге документта. Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү...
-
Районда "кайнар линия" телефоны эшләячәк
Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә "Кайнар линия" телефоны эшләячәк. Сорауларыгыз булса, 2-58-74 телефон номеры буенча шалтырата аласыз. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.