САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бердәм Россия" конференциясендә

Узган җомгада район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Сарман җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" инновацион производство Технопаркы" җәмгыяте генераль директоры урынбасары М.Саттарова...

Узган җомгада район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Сарман җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булды.
Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" инновацион производство Технопаркы" җәмгыяте генераль директоры урынбасары М.Саттарова катнаштылар.
Конференцияне партиянең Сарман җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Н.Закиров алып барды. Иң элек аның бүлекчә эшчәнлеге турында отчеты тыңланды. Җирле бүлекчәдә барлыгы - 1202 әгъза. "Яшь гвардия" сафларында - 352 кеше. Районда партиянең 24 беренчел җирле бүлекчәсе, партиянең депутатлар фракциясе, ярдәм фонды, партия тарафдарлары советы эшли. Отчет чорында партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде. Анда айга бер тапкыр нотариус, адвокат, юристлар тарафыннан гражданнарны түләүсез кабул итүләр оештырылды.
Районда башкарыла торган барлык эшләр партия җитәкчелеге белән тормышка ашырыла. Район җирлегендә барлыгы 36721 кеше яши. Быел, соңгы 15 елда беренче тапкыр, балалар тууның иң югары күрсәткече күзәтелде - 9 айда 390 бала туды һәм бу узган елның шушы чорындагыдан 77гә артыграк. Бер кешегә туры килә торган акча кереме - 1,1, хезмәт хакы 21 процентка арткан, ягъни алар 9075,3 һәм 18000 сум тәшкил итә. Уртача пенсия - 8,6 мең сум. Ана капиталына 1278 сертификат бирелгән. Барлык эшләүчеләрнең 23 проценты кече эшмәкәрлек тармагында хезмәт куя.
Район икътисадының мөһим өлешен агропромышленность комплексы тәшкил итә. Бөртеклеләрдән тулаем җыем алу буенча район республикада - II, бер гектардан алынган уңыш күләме буенча - V, шикәр чөгендере тапшыру буенча - IV, рапс җитештерү буенча - II урында. Районда 13 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, 3 югары технологияле сөт комплексы эшли.
Авыл халкын эш, керем белән тәэмин итүдә фермер, шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары мөһим роль уйный. 39 крестьян-фермер хуҗалыгы 3,2 мең сөрүлек җирен эшкәртә, 8 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Авылда яшәүче һәр бишенче гаилә кредит алган. 13 гаилә фермасы эшли, 18е - төзелү стадиясендә. "Татнефть" ярдәме белән гаилә терлекчелек фермалары төзү проектлары һәм башка программалар тормышка ашырыла. 30 кече эшмәкәр лизинг-грантка ия булган. 315 сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннары торак шартларын яхшырткан. Тагын 34 ветеранның исемлеге торак шартларын яхшыртуга тәкъдим ителгән. Гариза биргән 445 күп балалы гаиләнең 314е җир участогы алган. Республика программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле 112 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясалган. Быел Җәлил беренче һәм икенче мәктәпләренә капиталь төзекләндерү үткәрелгән, модульле ике ФАП сафка бастырылган. Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзекләндерелгән. Шушында ук "Һәркемнең мөмкинлеге җитәрлек мохит" программасы тормышка ашырыла. Александровка табиблык амбулаториясендә ремонт бара. Каташ Каранда клуб ачылды. "Сарман" кинотеатры һәм 5 авыл клубы төзекләндерелә. "Җәлилнефть" идарәсе ярдәме белән Җәлилдә балалар музыка мәктәбе төзелеп бетеп килә һәм башкалар. "Балалар илне ясый", "Халык контроле", "Бердәм Россия - Татарстан юлларындагы культура өчен", "Һәркемнең мөмкинлеге җитәрлек мохит", "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит", "Диабет белән көрәштә берләшик" дигән партия проектлары гамәлгә ашырыла.
Соңыннан партиянең контроль-ревизия комиссиясе отчеты тыңланды. Аны конференциядә катнашучылар игътибарына комиссия рәисе Г.Ризатдинов җиткерде.
Доклад буенча фикер алышуларда партиянең Сарман беренчел бүлекчәсе делегаты З.Гыйләҗева, Әлмәт беренчел бүлекчәсе секретаре Д.Газизов катнаштылар.
Партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре Ф.Мөхәммәтшин үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. "Отчет чорында сарманлылар алга таба җитди адым ясаганнар, 2010 нчы елның авыр, быелгы елның шактый катлаулы булуына карамастан, сизелерлек үсешкә ирешкәннәр. Сезнең районда республикадагы 37 нче авыл клубы ачылды. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк, шул исәптән, капиталь төзекләндерү дә. Без кече авыллардагы башлангыч мәктәпләрне дә япмау ягында. Ничек кенә авыр булмасын, боларның барысы да республика программасына кертелде", - диде ул, Н.Закировның чыгышына югары бәя биреп. Ф.Мөхәммәтшин кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде. Әйтик, республикада бүгенге көндә 30 лап партия теркәлгән. Ә бездә - юк, димәк, конкуренция дә юк. "Партия көрәштә чыныга", - диде Ф.Мөхәммәтшин бу уңайдан. Партиянең Татарстан бүлекчәсе сафлары бүген 32 меңнән артык кешене берләштерә. Ул - РФдәге иң эре бүлекчәләрнең берсе. Дәүләт Советы рәисе партиянең Сарман бүлекчәсенең дә иң алдынгыларның берсе булачагына ышаныч белдерде, сафларны арттырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Конференциядә күпчелек тавыш белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре итеп кабат Н.Закиров сайланды. Партия Уставына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 12 кешедән политсовет сайланып, аның әгъзаларының 30 проценты - беренчел авыл җирлекләре бүлекчәләреннән. Конференциядә шулай ук контроль-ревизия комиссиясе сайланды, контроль-ревизия комиссиясе турындагы Нигезләмә расланды. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Ф.Мөхәммәтшин партиянең абруен арттыруда тырыш хезмәт куючы ярдәм фонды директоры - "Весна" җәмгыяте җитәкчесе Р.Нуруллинга, Г.Ризатдиновка партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе Почет грамоталарын тапшырды.
Шунысын да әйтергә кирәк: яңа үзгәрешләр нигезендә, политсовет секретаре һәм партия органы бу юлы 5 елга сайланып куелды. Ә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсенең XX конференциясенә делегатлар булып контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы М.Яхин, партиянең Янурыс беренчел бүлекчәсе секретаре А.Мөхәммәдиева барачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X