17 октябрь 2012 яңалыклары
-
17 октябрь 2012 - 05:59Сарманлылар – “Түгәрәк уен”да4 октябрьдән 7 сенә кадәр Самара шәһәрендә "Түгәрәк уен" V татар фольклоры фестивале узды. Анда 17 регионнан килгән 560 кешедән торган 29 коллектив чыгыш ясады. Татарстан Республикасы делегациясен дүрт коллектив: Казаннан - "Мирас" балалар фольклоры, Сарманнан - "Асылъяр", Әгерҗе районы вокаль инструменталь ансамбле һәм Чирмешән районы фольклор ансамбле тәкъдим итте....
-
17 октябрь 2012 - 05:42Читкә чыгып, гыйбрәт ал икәнМордва җирләрендәге Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, гәҗитләрдән укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. "Татар күрми ышанмый", - дип тиккә генә әйтмәгәннәр ахры, барып күрик әле, дип, сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела, 600 чакрым сизелми...
-
17 октябрь 2012 - 05:38Иң зәвыклы бакча кемдә?Сарманда яшәүче Әлфия Гыйззәтуллина да чәчәкләр ярата. Ә Самара өлкәсеннән алып кайтып утырткан Канада өрәңгесе өч метрдан да артык үскән. "Утыртканда 20 сантиметр гына биеклектә иде ул", - ди Әлфия ханым. Канада өрәңгесеннән тыш, аның бакчасын ромашка, лилия, роза һәм башка чәчәкләр дә бизи.
-
17 октябрь 2012 - 05:33Юлда ялгышларга урын юкЭчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Юл ялгышларны гафу итми - моны истә тотарга кирәк. Быел тугыз айда республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлде. Аларда 136 кеше һәлак булды, 1238е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Җәяүлеләр кичүендә...
-
17 октябрь 2012 - 05:27"Бердәм Россия" конференциясендәУзган җомгада район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Сарман җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" инновацион производство Технопаркы" җәмгыяте генераль директоры урынбасары М.Саттарова...