Данил батырлык үрнәге күрсәтте
Җәмгыять

Данил батырлык үрнәге күрсәтте

2020 елның март аенда “Җәлил гимназиясе”нең 10 нчы сыйныф укучысы Данил Маслов кыз баланы билгесез ир-атның һөҗүменнән саклап, кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә.

Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлек начальнигы Газинур Сәгыйт улы Мортазин  балигъ булмаганнарга карата иҗтимагый-куркыныч эш кылуны тыеп калуда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Данилга рәхмәт хаты тапшырды. Битараф калмаганы һәм кызны яклап чыкканы өчен ул башкаларга үрнәк булып тора!

ФОТО


Нет комментариев