САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алкоголь сату тәртипләренә үзгәрешләр кертелде

Торак йортларда урнашкан кафеларда алкоголь сату кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

5 майдан күп катлы торак йортларда һәм алар янында урнашкан, мәйданнары 20 квадрат метрдан артмаган кафеларда, ресторан һәм барларда алкоголь сату кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Моңа күп катлы йортларда яшәүчеләрнең күп санлы мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды. Чөнки югарыда күрсәтелгән объектларда алкогольле эчемлекләр эчеп алган кешеләр еш кына җәмәгать тәртибен, күп катлы йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозалар. Шуның өстенә җәмәгать туклануы объектларында алкоголь сатуны чикләү турындагы законны кире кагу нәтиҗәсендә җәмәгать тәртибе бозылу очраклары арту турында да хатлар алынган.

фОТО:https://pixabay.com/ru/photos/вина-пить-ресторан-weinstube-1652455/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев