Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил ветераннар советы рәисе круизга барып кайтты

Без — бер төркем ветераннар, яшьармиячеләр, Әфганстанда булып кайткан һәм махсус хәрби операция ветераннарыннан торган 138 кешелек төркем Идел буйлап сәяхәткә чыктык.

Ул, гаять әһәмиятле тәрбия чарасы буларак, бик күп матур мизгелләр бүләк итте. Кайсылары, киресенчә, йөрәкне чеметтереп, күздән яшь чыгарды, халкыбызның үткәннәренә, ачы язмышларына күзебезне ачты. 

Казан — Чабаксар — Кострома — Углич — Мәскәү — Ярославль — Плес- Кинешма — Түбән Новгород — Казан. Бу — безнең сәяхәтебезнең маршруты. Шушы шәһәрләрнең һәрберсенә тукталып, шул җирлектә яшәүче ветераннар белән очрашып, сугышта ятып калган батырлар истәлегенә салынган һәйкәлләргә тәкыялар салып, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын искә алып, тормыш-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре белән танышып-аралашып йөрдек. Ә искә алырлык язмышлар, горурланырлык батырлары бик күп Рәсәйнең. 

Юлыбызның башы Чабаксар иде. Безне шулкадәр матур итеп каршы алдылар. Чуаш халкы үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән матур итеп таныштырды. Җырлы-биюле халык буларак та, безнең рухи якынлыгыбыз аеруча сизелде. Бер-беребезне котлаулар, бүләкләр бирешү, батырлар паркында һәйкәлгә тәкыя салу матур көй астында үтте. Бу очрашуларда өлкән ветераннар һәм яшьармиячеләрнең бердәм катнашуы матур киләчәгебезгә юл, батырлык дәресе буларак та нык тәэсир итте. Бөек Ватан сугышына яуга киткән 200 мең чуаш халкының 150 меңе башларын салган олы сугышның кабатланмавын теләдек. Чуаш халкы үзенең батыр улы — гражданнар сугышы герое Чапаев белән аеруча горурлана. Геройга атап салынган һәйкәлләрнең күплеге дә шул турыда сөйли. 1 миллион халкы булган чуаш иленең яртысы шушы шәһәрдә яши. Бу халык — һөнәрле халык, кул эшләренең төрлелеге белән дә данлыклы икәнлеген күреп кайттык. Киемнәрендәге һәр бизәкнең “үз теле” булуы аеруча күзгә ташланды. Хәтта аларның курчакларының да “теле” бар икән! Чуаш кызлары безне һәрберебезне үзләренең бренды булган тәмле конфетлары белән сыйлап озаттылар.

Кострома — зур шәһәр түгел, 270 мең генә кеше яши анда. Сугыш вакытында 50дән артык госпиталь булган биредә. Никадәр солдатка медицина ярдәме күрсәтелгән, дигән сүз бит бу. Шунысы да әһәмиятле: бу шәһәргә бер генә бомба да төшмәгән. Аның тарихы турында да бик кызыклы фактлар сөйләделәр. Урман яндырып, җирне урманнан арчып салынган шәһәр буларак, бу — бик матур урын. Исеме дә шуннан алынган. Монастырьләре күп, аларның шактыенда реставрация эшләре бара. Вакытлар үтү белән, җил, яңгыр, дымлы һава үзенекен эшләгән. Яңартыласы урыннары күп әле Костроманың. Эшмәкәрләр кулы кирәклеге сизелә. Ә менә аның атаклы Кремле, никадәр зыян күрсә дә, шартлатуларга, җир белән тигезләүләргә дучар булса да, ХХ1 гасыр башында яңартылып, элекке хәленә китерелеп торгызылган. Бүген ул шәһәрнең горурлыгы буларак балкып тора. Чаңнары өр-яңадан элекке хәленә китерелеп коелган. Бу шәһәр Романовлар һәм Годуновлар династиясенең тарихына да зур йогынты ясаган. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлеге — тезелеп киткән сату нокталары. Алар Санкт-Петербургтагы Гостиный дворны хәтерләтә. Баксаң, бу төзелешләрне бер үк архитекторлар кул астында эшләүче мастерлар алып барган икән.

Углич шәһәренең иң күренекле музеенда да булдык. Бу шәһәрдә 1950 елда нигез салынган Идел ГЭСы коммунизмның иң бөек төзелешләре исемлегенә кертелгән. Ә музее 2006 елда ачылган. Анда илебез төзелешләренә гаять зур йогынты ясаган барлык электростанцияләрнең һәрберсе турында мәгълүмат алырга була. 

Илебез башкаласы — Мәскәү шәһәрен, күпме генә йөрсәң дә, йөреп тә, күреп тә бетерә торган түгел. Без аның патриот паркында булдык. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ачылган бу парк барыбызны да тетрәндерде. Анда урнашкан “Хәтер юлы музей-комплексы” аеруча зур тәэсир калдырды. Заманча технологияләр ярдәмендә, тематик залларда 1418 көн барган сугышның һәр этабын, һәр көнен чагылдырган мизгелләрне күрергә була. Музейда 35 тематик зал бар. Монда танклар сугышын, самолетларның янып җиргә төшүен, Ленинград блокадасында чана сөйрәп баручы сабый баланы, эвакуация күренешләрен, яралы сугышчыга операция ясаучы табиб һәм шәфкать туташларын, пулеметтан атучы совет солдатын, атакага күтәрелгән сугышчыларны, алдан юл ярып баручы совет танкларын күрергә була. Гранаталар шартлавы, пулеметлар аткан тавыш ишетелә, янган самолетларның төтен исләре сизелә. Бу мәхшәрләрне күреп, тетрәнми калу мөмкин түгел. Иң мөһиме, һәркем үзенең сугышта катнашкан якын кешесенең рәсемен күрә, сугышчан юлы, алган бүләкләре турында мәгълүмәт таба ала. Арабызда шактый кеше үзенең якыннарын таба алды. Һәр кеше күңелендә монда кабат әйләнеп килү теләге туды, дисәм, һич ялган булмастыр. Хәтер паркы үзәгендә, “Сагышлы ана” монументына барып, баш идек. Мәңгелек ут — үзе үк ана күңелендә мәңге сүнми торган сагышка һәйкәл бит инде ул. 

Мәскәүгә барганда, Идел буйлап югары күтәрелгәндә, яр буенда бик матур булып, Түбән Новгород шәһәре калган иде. Без анда кайткан чакта тукталдык. Чынлап та, күңелдә матур тәэсирләр калдырды ул. Халык саны буенча Россиядә бишенче урында торган үзе төзек, үзе борынгы шәһәр булып чыкты ул. Бу шәһәргә 1221 елда князь Юрий Всеволодович нигез салуын аяк астындагы һәр ташы сөйләп тора. Зур су юлында урнашкан, сәүдә итәр өчен уңайлы булган бу шәһәр тиз темплар белән үсә. Мәкәрҗә ярминкәләре белән дә билгеле бу шәһәр. 16 нчы гасырда ук, сәүдә үзәге буларак та, бар дөньяга таныла ул. Уңайлы су юлына урнашкан булу сәбәпле, талауларга да, яндыруларга да күп мәртәбәләр дучар булган. Янган көлләр өстендә кабат калка, кабат яңара ул. 1930 елларда ГАЗ автомобиль заводы шушы шәһәрдә үзенең беренче автомобилен чыгара. Атаклы “полуторка”лар Бөек Ватан сугышында җиңүгә әйтеп бетерә алмаслык өлеш кертәләр. Заманында Максим Горький исемен йөртүче шәһәр ЮНЕСКО буенча дөньядагы 100 шәһәр исемлегенә дә кертелгән. 1975 елда эшләп киткән метрополитены белән дә дөньяны таң калдыра ул. 1996 елда Бөтенроссия сәнәгать һәм сәүдә күргәзмәсе биредә үтә. Шул вакыт Россиянең эре сәүдә үзәге статусын яулый ул.

Мәскәүгә барганда, без бу шәһәргә тукталмасак та, яр буенда урнашкан, тауга күтәрелгән, сигезле формасындагы баскычны күреп үткән идек. Ул В. Чкалов баскычы дип атала икән. Герой очучылар Валерий Чкалов һәм Нестеровларның “мертвая петля”лары турында кем генә белми икән?! Шунда ук В.Чкаловка салынган мәһабәт һәйкәл дә үз урынын алган. Бу шәһәр үзенең батырларын онытмый. Шулар арасында Александр Невскийга салынган һәйкәл дә горур басып тора.

Сәяхәтебез вакытында без Ярославльне, Плесны, Кинешманы да үттек. Һәр шәһәрнең үз йөзе, гореф-гадәтләре, үзенә генә хас һөнәрчелеге бар. Сәүдә үзәкләре әле бүген дә эшләп тора, сәяхәтчеләрне төрле сувенирлары белән, җитеннән эшләнгән сыйфатлы киемнәре белән кызыктырып торалар. Бер генә кеше дә истәлексез кайтмады.

Сәяхәтебезнең максаты илебезнең Бөек Җиңүнең 80 еллыгын кайда ничек билгеләп үтүләре белән танышу, хәтер яңарту иде бит. Бик мавыктыргыч, файдалы сәяхәт булды бу. Безнең һәр минутыбыз кызыклы чаралар белән үрелеп барды. Теплоходта уздырган чаралар да кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Батырлык сәгатьләре, шахмат ярышлары, руслото уеннары, махсус артистларның концертлары, Бөек Ватан сугышы турында искиткеч яхшы кинофильмнар күрсәтелде. Барыбызга да Олег Каракуловның фотосүрәтләр турында үткәргән мастер-классы бик ошады. Соңгы көннәр җиткәндә, арабыздагы артистлар да концерт куйдылар. Хорлар ярышы, караоке, дискотекалар да булды. Ашау-эчү рестораннарда зәвыклы ризыклар белән генә булды. Безнең сәламәтлегебезне кайгыртып йөрүче табиблар, шәфкать туташлары да янәшә булдылар. Кыскасы, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган бу сәяхәтебез актив тормыш рәвеше алып баручы ветераннар һәм яшь юниорлар өчен ясаган бик зур бүләк булды. “Ф.Панферов теплоходы” үзенә куелган максатны зур тырышлык белән, безнең өчен бар шартларын тудырып башкарып чыкты. Шуңа күрә, күңелебезгә рәхмәт хисләре тулып таралыштык.

Әнисә Минһаҗева, Җәлил поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев