САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил ветераннар клубы каршында эшләп килүче "Ак калфак" фольклор ансамбле “Балкыш” фестивалендә чыгыш ясады.

Ансамбль шушы елның 3 февралендә Әлмәт шәһәрендә үткән үзешчән коллективларның V Республика "Балкыш" фестивалендә чыгыш ясап, Казан сәхнәләренә юллама алып кайткан иде.

Шушы фестивальнең йомгагы буларак, октябрь ахырында безнекеләр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек артистлар эзеннән йөреп, матур итеп чыгыш ясап кайттылар. Бу аларның күңелендә җуелмас горурлык хисләре тудырды.

Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе сәламләде. Без чын-чынлап яшьлегебезгә кайтып килгән кебек будык. Чөнки фестиваль Ленин комсомолы туган көнгә багышланган, сәхнәгә гүя безнең яшьлегебез кайткан иде. Күп кенә ансамбльләр сугыш темасын, җиңү темасын, комсомолның бөек эшләре нәтиҗәсен яктырттылар. Без Муса Җәлил исемендәге бистә вәкилләре буларак, шагыйрьнең "Сагыну” җырын башкардык. Көчле алкышлар алып, Казан тамашачысының сәнгатьне ни дәрәҗәдә яратуын күреп, сокланып кайттык.

Әнисә Минһаҗева язмасы. Фото – автор архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев