Бассейн төзелеше өчен бер гектар җир бүленгән иде. Корылманың гомуми мәйданы 2915,56 квадрат метр тәшкил итә. Анда сменага 36 кеше үткәрерлек зур бассейн, 18 кешелек кече бассейн, шулай ук тренажер залы, сауна, балалар өчен уен бүлмәсе булачак. Тирә-ягы төзекләндерелеп, машиналар кую урыны булдырыла, 2181,15 квадрат метр мәйданда яшелләндерү эшләре үткәреләчәк....
Бассейн төзелеше өчен бер гектар җир бүленгән иде. Корылманың гомуми мәйданы 2915,56 квадрат метр тәшкил итә. Анда сменага 36 кеше үткәрерлек зур бассейн, 18 кешелек кече бассейн, шулай ук тренажер залы, сауна, балалар өчен уен бүлмәсе булачак. Тирә-ягы төзекләндерелеп, машиналар кую урыны булдырыла, 2181,15 квадрат метр мәйданда яшелләндерү эшләре үткәреләчәк. Бассейн быел өченче кварталда файдалануга тапшырылыр, дип планлаштырыла.
Шулай ук укыгыз:
Сарманда бассейн ачылуы планлаштырыла
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз